среда, 27 ноября 2013 г.


Ь һәм Ъ хәефләренең дөрес язылышы

Татар теле. 5 сыйныф.

                       Ь һәм Ъ хәрефләренең дөрес язылышы.

Максат: 1) ь һәм ъ хәрефләре турында белемнәрне актуальләштерү, аларның  кулланылу үзенчәлекләре турында төшенчә формалаштыру;
2)анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;
3) толерантлык тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.
Җиһазлау:  компьютер, проектор, электрон презентация, дәреслек (Р.А.Юсупов, К.З.Зиннәтуллина “Татар теле” 5 сыйныф, Казан, 2007 ел, 79-80 битләр), индивидуаль биремле карточкалар.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
 1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
 2. Уңай психологик халәт тудыру.
- Укучылар, без сезнең белән тартык аваз хәрефләрнең дөрес язылыш өйрәнәбез һәм грамоталылыгыбызны үстерәбез. Барлык хәрефләр дә аваз белдерми һәм язуда кыенлыклар туарга мөмкин. Бүгенге дәресебездә без шул очракларны карап үтербез.
II. Актуальләштерү.
- Укучылар, үткән дәреснең темасын искә төшерегез.
-          Алдагы дәрестә без [җ] һәм [й], [х] һәм [һ], [н] һәм [ң] авазларын белдерүче хәрефләрнең дөрес язылышын өйрәндек.
-          Җ һәм й хәрефләренен сүз башында язылышын аңлатыйк эле.
-          Сүзнең икенче хәрефе булып и яки өченче хәрефе булып й,е, ю,я хәрефләренең берсе килсә, сүз башында җ языла. Мәсәлән: җиләк, җир, җай, җәя.
-          Эйе, бик дөрес. Й хәрефе язылышын да искә төшерик.
-          - Сүзнен икенче хәрефе о яки ө булса, сүз башында й языла. Мәсәлән: йомшак, йомгак, йөз.
  1. Сүзлек диктанты.
Йомгак, җыю, яшьлек, җәза, елъязма, тәкъдим, җитез, Мәрьям,пульс.

- Без әлеге сүзләрне нинди кагыйдәләргә буйсынып яздык?
Көтелгән җавап: Й һәм Җ хәрефләренең дөрес язылышы кагыйдәсе (кагыйдәне тагын бер кат искә төшерү).
  - Укучының ни өчен ь һәм ъ куйганын без беләбезме? Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез?
III. Яңа теманы аңлату.
   - Укучылар, без бүген дәрестә ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышын өйрәнербез.
1.      Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.
Укучылар өчен бурычлар:
А) ь һәм ъ  функцияләре (5 функция);
Ә) һәр функциягә мисал китерә белү, дәлилли белү;
Б) алынма сүзләрдә, кеше исемнәрендә  һәм кушма сүзләрдә дөрес яза белү.
3. Яңа теманы аңлату өчен компьютер презентациясе күрсәтү.
Ь һәм ъ хәрефләре нечкәлек һәм аеру билгесе буларак кулланалар.
ь “эшләре”:
- рус теленнән кергән сүзләрдә тартыкны нечкәртә;
- иҗекне нечкәртә;
- е, ю, я алдыннан аеру функциясен белдерә.
ъ “эшләре”:
- к, г хәрефләренең [къ], [гъ] дип укылышын күрсәтә;
- е,ю,я хәрефләре алдыннан килеп, аеру билгесе була.
4. Дәреслектән кагыйдәне һәм мисалларны уку.
IV. Ныгыту.
1.      Мөстәкыйль эш. (дәфтәрдә эшлиләр)
150 нче күнегү, 80 бит.
- Хәзер сез үзегез бирелгән сүзләрне кайсы кагыйдәгә туры килүләреннән чыгып, үрнәктәгечә языгыз. 1 варианттагы укучылар ь хәрефе кергән сүзләрне, 2 варианттагылар ъ хәрефе кергән сүзләрне язалар. (группаларда эш)
    Күнегү: Яшьлек, елъязма, Въетнам, дикъкатҗ, алъяпкыч, гарҗләнү, канәгать, гамьсез, кулъязма, альпинизм, вәгъдә, берьяклы, съезд, дәгъва, пульс, ямь-яшел, Мәръям, бишьеллык, сщнгать, альбом, тәкъдим, ашъяулык, ятьмә.
   2.  Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.
2. Дәреслектән күнегүләр эшләү.
149 нче күнегү, 79 бит.
а) Дәрестә алган белемнәребезне тикшерү өчен кеше исемнәрен язып карыйк. (Биремне укый, калганнар карап бара.) Биремне үтәү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Көтелгән җавап:  ь һәм ъ дөрес урынга куярга кирәк.
   Күнегү:
 Тәг...зимә, Сөмбел... , Ях..я, Шәфик... , Шамил... , Халик... , Сәгадәт... , Сәгыйт... , Сәг...ди, Ситдик... , Мәг...фүрә, Рәфик... , Рифгат... , Әг...зәм, Равил... , Мәг...сүм, Исмәгыйл... , Гөлназ... , Җәлил... , Ил...дус, Ил...сур, Наил... , Камил... , Гөл...шат, Ил...һамия, Ал...берт, Ил...гиз, Вил...дан, Гадел...ша, Әк...лимә, Гыйл...ман.
ә) Белемнәрне куллануда яңа ситуация  тудыру.
- Укучылар, уйлап карагыз әле: барлык очракта да ь һәм ъ куярга кирәкме?
 Көтелгән җавап: Айгөл сүзендә бернинди билге дә куелмый.
- Ни өчен?
Көтелгән җавап: чөнки татар исеме.
- Татар телендә тартыкның нечкәлеген белдерү өчен нечкә сузыклар ярдәм итә.
б) Дәфтәрдә эшләү.
Индивидуаль биремле карточкалар  (хата төзәтү) группада бирергә
V. Бәяләү. Өй эше бирү.
Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.
   Дәреслек буенча дифференцаль биремнәр. 151, 149 нче күнегүләр, сүзлек диктантына әзерләнергә.
VI. Йомгаклау.
 1. Әңгәмә .
- Бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдек?
Көтелгән җавап: бүгенге дәрестә без ь һәм ъ  5 функциясен белдек.
- Дәрес сезгә ошадымы?
- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!